"Минем һөнәрем-минем киләчәгем"
2019 нчы ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Айбаш авылы китапханәсендә "Минем һөнәрем - минем киләчәгем" исеме астында күргәзмә ясап куелды. Күргәзмәдә әдәби китаплар белән беррәттән, укучылар үзләре сайларга теләгән һөнәрләр турында да мәгълүмат таба алалар. Укучыларны күргәзмә белән танышырга чакырып һәм көтеп калабыз!