Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

#әдәбимарафон

Россиякүләм (2019 елдан башлап - дөньякүләм) "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) бәйгесе - ВКонтакте социаль челтәре кысаларында 2017 елдан башлап даими үткәрелә торган онлайн-проект.

21 көн дәвамында   көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әлеге әсәрдән иң кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк. Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен үз эченә алган башка татарча хэштегларны да кулланырга киңәш ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан #кайсыгызныңкулыҗылы #идел #казанутлары һ.б.).

Быел "Әдәби марафон"ның алтынчысына йомгак ясадылар, иң актив марафончыларны бүләкләү тантанасы 1 март көнне  Лаешта үтте. Без, китапханәчеләр әлеге чарада катнаштык.  

 “Әдәби марафон” бәйгесендә иң күп катнашучы районнар - Саба (28 кеше), Биектау (29 кеше), Апас (31 кеше), Казан шәһәре (50 кеше) булды.