"Туган телнең туган көне"
21 нче февраль-Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Айбаш мәдәният йорты белән берлектә без бәйге, уен-ярыш үткәрдек. Бәйгедә - башлангыч сыйныф укучылары- 2 команда: "Тукай варислары" һәм "Сөембикә оныклары" көч сынаштылар. Без балаларның тапкырлыкларын, зирәклекләрен ачыкладык. Алар бәйге барышында тәмле, тылсымлы сүзләр әйттеләр, сорауларга җавап бирделәр, шигырьләрдән, әкиятләрдән китерелгән өзекләрнең кайсы әсәрдән икәнен ачыкладылар, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрне дәвам иттеләр, билгеләнгән хәрефләргә татарча кеше исемнәрен күбрәк язуда ярыштылар.
Бәйгегә "Туган телемдә сөйлим!"- дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм татар халкының күңел бизәкләре булып саналган чиккән, суккан сөлгеләрдән күргәзмә әзерләнде.