"Бәйрәм белән!"
19 нчы февраль-Айбаш мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышлап мәктәп коллективы белән берлектә әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Кичәгә "Әфганстан - безнең хәтер һәм кайгы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Шулай ук Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышлап уздырылган конкурста яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Сираҗиева Зөлфирәне китапханәче Сираҗиева С.И. диплом белән бүләкләп китте.