"Без террорчылыкка каршы"
30 нчы гыйнвар көнне мәдәният йорты белән берлектә "Без террорчылыкка каршы" исеме астында тәрбия сәгате уздырдык. Укучыларга шул темага презентация тәкъдим иттек, сораулар бирдек. Максатыбыз терроризмның нинди куркыныч фаҗига икәнлегенә төшендерү, укучыларны сак булырга өндәү булды