Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Эчсәң чәй-җанда җәй"

18 нче гыйнвар көнне Айбаш мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Эчсәң чәй-җанда җәй" дип аталган чара булып узды. Чарада чәй һәм аның үзлекләре белән таныштырдык, чәй әзерләү, чәй эчү серләре белән уртаклаштык. Чәйнең файдасы, төрләре турында, кибеттән сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләштек. Һәм әлбәттә инде кайнар коймак , тәмле бәлеш, җиләк кайнатмалары белән, хуш исле бөтнек, мәтрүшкә кушып ясалган шифалы чәйләр эчтек.

Әлеге бәйрәмгә өстәл түрендә тарихи ядкәр булып торган самовар күргәзмәсе ясап куелды. Элекке татар өйләрен җырлап утыручы самовардан башка күз алдына китереп тә булмаган.

Шулай ук "Татарлар чәй ярата" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде.Күргәзмәдә татар халык ашлары, дару үләннәре, чәй турында күп кенә мәгълүмат табарга мөмкин иде.