Билгесез солдат истәлегенә
Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән 2014 ел,3 декабрь - тарихи дата итеп «Билгесез солдат көне» - яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләнде.
Шул максаттан Айбаш авыл китапханәсендә “Билгесез солдат истәлегенә”- китапханә сәгате үтте. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде,билгесез югалганнар саны да меңәрләгән.01.12.18-Авылыбыздагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлне чистартып, чәчәкләр куйдык.