"Табигать саксызлыкны кичерми"
6 нчы июнь көнне-Бөтендөнъя әйләнә-тирә мөхитне саклау көненә "Кояш" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән "Табигать саксызлыкны кичерми" исеме астында әңгәмә оештырдык. Балаларга табигатьнең пычрануы,елга-күлләрнең бетүе, хайваннар дөнъясында кайбер төр хайваннарның юкка чыгуы турында сөйләдек.Шулай ук "Чишмәгә суга барам" һәм "Кырга чыгам" исемле физкультминутлар эшләдек.