Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Нэуруз

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә игътибар артты. Аларны онытмау максатыннан без һәр елны Нәүрүз бәйрәме үткәрәбез.Быел да бәйрәм 23 нче март көнне уздырылды. Алдагы көнне балалар белән авыл буйлап такмак әйтеп, бәйрәмгә чакырып ярма, йомырка, май җыеп йөрдек. Авыл буйлап гармун моңнары агылды. Икенче көнне мәдәният йорты каршындагы мәйданда казан асып тәмле ботка пешердек. Кунакларны  чәй, коймак белән сыйладык.Бәйрәм биюләр, җырлар, милли уеннар белән дәвам итте.