"Без-Тукайлы халык"
Айбаш авылы китапханәсе мәдәният йорты, мәктәп белән берлектә 26 апрель көнне "Без - Тукайлы халык" исеме астында туган тел һәм шигырь бәйрәме үткәрдек. Кичә барышында Г. Тукай шигыренә язылган җырларны җырладык, укучылар шагыйрьнең әсәрләрен төрле телләрдә: татар, рус, инглиз телләрендә сөйләделәр.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Кичә ахырында татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" ен җырладык. Кичәдә барлыгы 70 кеше катнашты.