«Киплингның гаҗәеп дөньясы»
Язучының юбилеена Айбаш авыл китапханәсендә «Киплингның гаҗәеп дөньясы» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче укучыларны танылган инглиз язучысының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, гадәти булмаган исеменең – килеп чыгышы турында сөйләде. Яшь укучылар Редьярд Киплинг биографиясеннән кызыклы фактлар белделәр, дөньяга игелекле, гыйбрәтле әкиятләр бүләк иткән язучы белән таныштылар. Чара ахырында викторина сорауларына җавап бирделәр.