«Яңа китап-яңа ачыш»
23 декабрь көнне Айбаш авыл китапханәсендә кече яшьтәге укучы балалар игътибарына «Яңа китап-яңа ачыш» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда татар һәм рус телендәге яңа китаплар тәкъдим ителде. Укучыларга үзебезнең китапханәгә кайткан яңа китаплар турында сөйләдек. Балаларның һәркайсы китап күргәзмәсеннән үзенә ошаган китапны сайлап алып, аны өенә укырга алып кайта алды. Яңа китап белән очрашу ул һәрвакыт кызыклы һәм гыйбрәтле. Чөнки китап ул бөек хәзинә, белем һәм зирәклек чыганагы.