Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Кышкы әкияттә кунакта»

 

Яңа ел - ул ел буе көтелә торган иң тылсымлы, күңелле бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар, теләкләр белән әкияти могҗизалар һәм тылсым бәйрәме. Яңа ел алдыннан Айбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Кышкы әкияттә кунакта» дип исемләнгән яңа ел әкиятен тәкъдим иттек. Катнашучыларны мавыктыргыч әдәби программа, уеннар һәм мастер – класслар, күңелле конкурслар, табышмаклар,  шулай ук чын Кыш Бабайдан татлы призлар һәм бүләкләр көтә иде. Һәм, әлбәттә, яңа ел чыршысы янында шигырьләр сөйләү һәм әйлән-бәйлән уйнау оештырылды.