Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Кич утырып, сөлге чиктем..."

Чигелгән, сугылган сөлгеләр белән күргәзмә ясадым. Балаларга аның тарихын сөйләдем. Элек кызларның бирнә әзерләүләре, туй атларын, өйне чигелгән сөлгеләр белән бизәүләрен, милли бәйрәмебез "Сабантуй" батырына да кызларның чиккән сөлге әзерләүләрен аңлаттым. Бүген инде андый сөлгеләр әбиләребезнең сандык  төпләрендә генә саклана.