Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Туган телнең туган көне"

Туган тел көненә багышлап  уен-ярыш уздырдым. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балалар ике командага: "Тукай варислары" һәм "Сөембикә оныклары" на бүленеп  ярыштылар. Табышмак әйтүдә, мәкальне дәвам итүдә, "Ил" , "Гөл" тамырлары белән кеше исемнәре язуда көч сынаштылар. Тәрҗемәчеләр дә булдылар,башваткыч та чиштеләр. Балалар язучыларының әсәрләренә кагылышлы табышмакларга җавап бирделәр, әсәрләрдән өзекләрне таныдылар, сорауларга җавап бирделәр, һ.б.