«Сәламәт буласың килсә»
16 октябрь көнне Айбаш авыл китапханәсе «Сәламәт буласың килсә» дип исемләнгән сәламәт яшәү рәвешенә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көндәлек режимны үтәүнең мөһимлеге турында әңгәмәдән башланып китте. Китап укучылар әңгәмә барышында үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең дөрес туклануда шифалы үзлекләре турында белделәр. Аннары викторина сорауларына җавап бирделәр, сәламәтлек турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Чарада зарарлы гадәтләрдән баш тартуга зур игътибар бирелде. Ахырда бергәләп күңелле җыр астында зарядка ясадык.