Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Без бит авыл кызлары»

  

Октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә. Халыкара авыл хатын-кызлары көнен бәйрәм итү кысаларында 30 октябрь көнне Айбаш авыл китапханәсендә Айбаш мәдәният йорты белән берлектә «Без бит авыл кызлары» дип исемләнгән чара уздырылды. Очрашу барышында котлаулар, авыл хатын-кызлары  турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Чара программасында төрле викториналар, уеннар, конкурслар үткәрелде. Очрашу чәй табыны артында төгәлләнде.