Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Бәйрәм белән!

  

Өлкәннәр көнен билгеләп үтү уңаеннан, өлкән буын кешеләренә хөрмәт йөзеннән, Айбаш авыл китапханәсе хезмәткәрләре Айбаш мәдәният йорты һәм балалар белән берлектә өлкәннәрнең өйләренә барып   бәйрәм акциясе оештырдылар. Акциядә катнашучылар үз гомерләрен яраткан эшләренә багышлаган ветераннар янына бардылар, аларны бу бәйрәм белән  котлап, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Шулай итеп өлкәннәргә ихтирам күрсәтеп,  үсеп килүче буын алдында аларга карата яхшы мөнәсәбәткә  үрнәк тәрбияләделәр.