Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Рыцари и чудаки Владимира Железникова»

  

Быел язучы Владимир Карпович Железниковның тууына 100 ел тула. Железников-ике дистәдән артык әдәби әсәр, балалар өчен китаплар авторы һәм кинодраматург. Әдип үзенең әсәрләрендә намус һәм дәрәҗә, гаиләдәге һәм коллективтагы үзара мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә кагыла. Шул уңайдан  30 октябрь көнне Айбаш авыл китапханәсе аның иҗатына багышланган  «Рыцари и чудаки  Владимира  Железникова» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Анда авторның игелек, мәрхәмәт турында китапханәдә булган иң яхшы әсәрләре тәкъдим ителде, күзәтү үткәрелде.