«Вечно живая классика»
Айбаш авыл китапханәсендә классик язучы, шагыйрь һәм тәрҗемәче, әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты Иван Алексеевич Бунинның тууына 155 ел тулуга багышланган «Вечно живая классика» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Бунинның иң яхшы әсәрләре: рус табигате турында шигырьләре, шулай ук аның атаклы повестьлары һәм автобиографик әсәрләре тәкъдим ителде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият кулланучыларга язучының тормышы, язмышы һәм иҗат юлы турында сөйләде.