«Алтын яфраклар әйләнә»
Айбаш авыл китапханәсе шагыйрь Сергей Александрович Есенинның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Алтын яфраклар әйләнә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәгә килүчеләр аның тормышының төрле чорлары турында белделәр, китапханә фондында булган шагыйрьнең әсәрләре белән таныштылар.
Кеше һәм табигать - Есенин поэзиясенең төп темасы. Ул кешеләр табигать матурлыгын саклап кала алырлармы дип борчыла, иртәгесе көн турында уйлана.
Есенин нибары утыз ел гына яшәсә дә, кыска гына вакыт эчендә, үзеннән соң искиткеч, эчкерсез һәм күңелгә үтеп керә торган шигырьләр калдырган.