Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Минем өчен ул һәрвакыт батыр»

  

17 октябрь көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Минем өчен ул һәрвакыт батыр» дип исемләнгән,  Әтиләр көненә багышланган котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс уздырылды. Әтиләргә үз балалары кулы белән  бирелгән бүләктән дә яхшырак бүләк уйлап табып буламы? Чара башында китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихын сөйләде, әтиләр, гаилә турында шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр укыды. Чара ахырында балалар үз куллары белән яраткан әтиләренә открыткалар ясадылар һәм аларга иң матур теләкләрен яздылар.