Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Укытучылар көне белән

  

Укытучылар көне - гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләрнең үзенчәлекле бәйрәме. Бу бәйрәм-укытучыларга катлаулы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү өчен яхшы сәбәп.

Өлкәннәр декадасы һәм Укытучылар көне уңаеннан Айбаш авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм балалар белән бергәләп, пенсионер укытучыларның өйләренә баруны оештырдылар. Аларга күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, кечкенә бүләкләр, чәчәкләр һәм балалар үз куллары белән әзерләгән открыткалар бүләк иттек.