«Белем иленә сәяхәт»
1 сентябрьдә Россия гадәттәгечә уку елы башлануны символлаштырган бөтенхалык бәйрәмен - Белем көнен билгеләп үтә. Белем бәйрәмен мәктәп укучылары, укытучылары, югары һәм урта махсус белем бирү учреждениеләре студентлары һәм укытучылары билгеләп үтә.
Бу көнне Айбаш авыл китапханәсендә Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен «Белем иленә сәяхәт» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә мавыктыргыч, танып белү китаплары һәм энциклопедияләр тәкъдим ителде, алар укучыларга өй эшләрен әзерләгәндә үзләрен кызыксындырган теләсә нинди сорауга җавап табарга ярдәм итәчәк.