«Һөнәрләр илендә»
10 сентябрь көнне Айбаш авыл китапханәсендә һөнәрләр дөньясына багышланган «Һөнәрләр илендә» дип исемләнгән тематик әңгәмә уздырылды. Чара кысаларында китапханәче төрле һөнәрләр, аларның үзенчәлекләре һәм әһәмияте, шулай ук үзеңә туры килгәнен ничек сайларга кирәклеге турында сөйләде. Балалар «һөнәр», «белгечлек», «классификация», «вакансия», «карьера» һәм «призвание» төшенчәләре, хезмәт базарында кирәкле заманча һөнәрләр, шулай ук онытылган һөнәрләр турында белделәр. Чара азагында балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар.