«Недаром помнит вся Россия»
8 сентябрь — Россиянең Хәрби дан көне — М.И. Кутузов җитәкчелегендәге рус армиясенең француз армиясе белән сугышкан- Бородино сугышы көне. Шул уңайдан Айбаш авыл китапханәсендә «Недаром помнит вся Россия» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә 1812 елгы Ватан сугышы вакыйгалары, хәрби җитәкчеләр, Бородино сугышы геройлары, илебезнең героик үткәне турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсе ярдәмендә укучылар Бородино сугышы барышы, анда катнашкан көчләр саны белән таныштылар; сугышның ничә көн барганын һәм анда нинди гаскәр башлыклары катнашканын искә төшерделәр. Бу сугыш әлегә кадәр Россия империясе тарихында әһәмиятле вакыйгаларның берсе булып кала бирә.