«Гариф Ахунов: хәзинә тапкан язучы»
18 сентябрь — ТР халык язучысы, ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның туган көне. Шул уңайдан Айбаш авыл китапханәсендә тууына 100 ел тулуга багышланган «Гариф Ахунов: хәзинә тапкан язучы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан язучының тормышы һәм иҗаты белән таныша алдылар. Күргәзмә киң катлау укучылар даирәсе өчен билгеләнгән иде. Укучыларга Гариф Ахунов прозаик буларак кына түгел, ә журналист, публицист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, драма әсәрләре авторы буларак та билгеле.