«Собирал человек слова»
Рус теле көне һәм С.И. Ожеговның юбилее кысаларында Айбаш авыл китапханәсендә укучылар өчен «Собирал человек слова» дип исемләнгән танып белү сәгате узды. Ожегов Сергей Иванович (1900-1964) – Россия тел белгече, рус әдәби теле нормаларын тикшерүче, филология фәннәре докторы. Чара башында китапханәче С.И. Ожеговның биографиясе белән кыскача таныштырды , аның нинди мөһим китап төзегәне турында сөйләде. С.И. Ожеговның аңлатмалы сүзлеге – грамоталы сөйләмне үстерүче һәркемнең өстәл китабы. Балалар аның бердәнбер бер томлы аңлатмалы сүзлек икәнен белделәр, сүзлекләр белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерделәр.