«Бу серле Куприн»
7 сентябрьдә рус язучысы Александр Иванович Купринның (1870-1938) тууына 155 ел тула. Шул уңайдан Айбаш авыл китапханәсендә «Бу серле Куприн» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китапханә фондыннан авторның әсәрләре тәкъдим ителде. Китапханәче автор биографиясеннән күп кенә кызыклы фактлар, язучының иҗади мирасы зур һәм күпкырлы булуы турында сөйләде. Ул үсемлекләр, хайваннар әлбәттә, кешеләр турында язган. Нәкъ менә кеше үзенең мәхәббәте, уйланулары, борчылулары, көндәлек ыгы-зыгысы белән аның хикәяләренең төп героена әверелгән.