Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Без сине хәтерлибез, Беслан»

  

Ел саен 3 сентябрьдә илебездә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта террорчылык   дөньяда кешелек иминлегенә янаган төп куркынычларның берсе булып тора. 3 сентябрь көнне Айбаш авыл китапханәсе үз укучылары өчен «Без сине хәтерлибез, Беслан» дип аталган танып белү сәгате үткәрде. Әңгәмәдән укучылар террорчылыкның нәрсә икәнен, аның төрләре турында белделәр. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшерделәр. Китапханәче терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Теракт барлыкка килү һәм шикле предметларны табу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде.