Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Казаным-шигъри азаным»

30 август-Татарстан Республикасы көне. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан Айбаш авыл китапханәсе  викторина   үткәрде. Балалар   викторина   барышында Татарстанның истәлекле урыннарын, танылган шагыйрьләр һәм язучыларның исемнәрен, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен искә алдылар. Китапханәче шулай ук балаларга бәйрәмнең тарихы, республиканың дәүләт символлары, герб һәм флаг төсләренең әһәмияте турында сөйләде.