Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Туфан Миңнуллин- татар драматургиясенең йөзек кашы»

25 августта Айбаш авыл китапханәсендә Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият — драматургның тормышы һәм иҗаты турында китаплар,  журналлар һәм аның әсәрләре. Әлеге чара татар әдәбиятының бай мирасын   искә төшерү һәм Туфан Миңнуллин талантының яңа якларын ачу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Туфан Миңнуллин  татар халкының горурлыгы иде. Ул театр һәм иҗат кешеләрен, үз халкын, милләтен һәм туган җирен бик ярата иде.