«Алар безнең күңелләрдә»
25 августта Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне Плетцензее төрмәсендә фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер ватандашыбыз җәзалап үтерелә. Шул дата уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә куелган китаплардан укучылар җәлилчеләрнең хәрби тормышы, Муса Җәлилнең иҗади язмышы, «Моабит дәфтәрләре» китабын язу тарихы, шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында, шулай ук бу яшерен төркемнең лидерлары Муса Җәлил, Гайнан Кормашев һәм Абдулла Алиш икәнен белделәр.