Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Знаешь ли ты Россию?»

12 август көнне Айбаш авыл китапханәсендә викторина үткәрелде. Чара башында китапханәче  РФ тарихы турында сөйләде. Аннары география, мәдәният, гореф-гадәтләр һәм Россиянең истәлекле урыннары өлкәсендәге биремнәрдән торган викторина үткәрелде. Викторинада дәүләт символикасы турында сораулар бирелде, анда балалар өзек буенча гимнны, Россия флагы һәм гербының дөрес сурәтен табарга тиеш булдылар. Шулай ук Мәскәүнең истәлекле урыннарын аларның исемнәре белән тоташтыру буенча биремнәр булды, шул исәптән Спас манарасы, Останкино телебашнясы һәм Василий Блаженный соборы.