«Бөек җиңүгә хәлиткеч адымнар»
Август аенда Русиянең хәрби дан көне-совет гаскәрләре тарафыннан Курск сугышында (1943 ел) алман-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Курск сугышы 49 көн дәвам итә-1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр. Ул Икенче Бөтендөнья сугышының алга барышын билгели. Бу дата уңаеннан Айбаш авыл китапханәчесе балалар өчен хәтер һәм Дан сәгате үткәрелде. Китапханәче Курск сугышы башлануы, совет солдатларының һәм офицерларының тиңдәшсез батырлыгы, Бөек Ватан сугышының иң масштаблы танк сугышы буларак тарихка кереп калган Прохоровка авылы янындагы сугыш турында сөйләде.