«Юбиляр-китаплар»
2025 елда күп кенә әдәби әсәрләр үзләренең юбилейларын билгеләп үтә. 5 августта Айбаш авыл китапханәсендә «2025 елның юбиляр китаплары» дигән китап күргәзмәсе эшләнелде. Быел экспозициядә юбилей даталары билгеләп үтелә торган рус, совет һәм чит ил әдәбияты әсәрләре тәкъдим ителде. Әлеге китаплар һәм аларның язучылары - әдәбият тарихының тере битләре. Алар илһамландыра, уйланырга мәҗбүр итә һәм дөньяның яңа чикләрен ачуны дәвам итә.