Якташ язучылар
Биектау муниципаль районы, Урта Идел буеның иң борынгы тарихи, мәдәни һәм рухи үзәкләренең берсе буларак билгеле. Биектау районы үзенең язучылары һәм шагыйрьләре белән дан тота. Һәр язучы үзенчә уникаль. 19 июль көнне Айбаш авыл китапханәсе якташ язучыларга багышланган китап күргәзмәсе оештырырга планлаштыра. Июль аенда Зиннур Хөснияр, Алмаз Гыймадиев туган көннәрен, Габдулла Шәрәфинең 99 еллыгын билгеләп үтәбез. Күргәзмәдә нәкъ менә шушы якташ язучыларның китаплары, шулай ук Биектау районы турында әдәбият тәкъдим ителәчәк.