Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Ватан хакына батырлык»

  

23 июль көнне Айбаш авыл китапханәсендә  «Ватан хакына батырлык» дигән тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучылар Б.Васильевның «А зори здесь тихие», М. А. Шолоховның «Судьба человека», М. Сухачевның «Там за чертой блокады», В. Черновның «Днепровский десант» китаплары тәкъдим ителде. Кырыс сугыш чоры вакыйгаларын ачкан китапларда каты сугышларда батырларча һәм үҗәтлек белән көчләрен һәм тормышларын кызганмаган, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге  өчен көрәшкән кешеләр турында бәян ителә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар безнең солдатларның батырлыгын тирәнрәк аңларга һәм бәяләргә ярдәм итте.