Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Полтава сугышы

  

15 июль Айбаш авыл китапханәсендә рус патшасы Петр I җитәкчелегендәге рус армиясенең Полтава янындагы сугышта шведларны җиңүенә багышланган тарих сәгате узды. Чара барышында «Полтава сугышы» дигән видеоролик күрсәтелде. Китапханә хезмәткәрләре укучыларны Полтава сугышының барышы һәм нәтиҗәләре белән таныштырды. Катнашучылар Полтава сугышына кадәр булган тарихи вакыйгалар, сугыш барышы, Полтава сугышының әһәмияте — Петр 1 командалыгындагы рус гаскәрләре белән Карл XII швед армиясе арасындагы Төньяк сугышның иң зур генераль бәрелеше турында белделәр.