"Тату гаилә-бәхетле гаилә"
2025 елда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне 8 июльдә билгеләп үтелә. Бәйрәм изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көненә багышланган. Гаилә-теләсә кайсы җәмгыятьнең, теләсә кайсы дәүләтнең нигезе ул. Гаилә-ул сине кадерләгән, яраткан, саклаган, сине аңлаган һәм хуплаган урын. Әлеге бәйрәм кысаларында Айбаш авыл китапханәсендә акция уздырылды. Китапханәчеләр 45, 50, 55, 60 ел бергә яшәгән парларга бәйрәм көнендә котлаулар белән бардылар. Барлык катнашучыларга мәхәббәт һәм тугрылык символы буларак ромашкалар, котлау открыткалары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.