"Табигать серләрен бел"
16 июль Айбаш авыл китапханәсендә балалар өчен экологик сәяхәт оештырылды. Чара башында катнашучылар экологиянең нәрсә икәнен, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавын, табигатьне саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Аннары катнашучыларга төрле тукталышлар белән виртуаль эко-сәяхәткә барырга тәкъдим ителде. «Могҗизалы» дигән беренче тукталышта балаларга үзенчәлекләрен тасвирлау буенча хайван яки үсемлекне билгеләргә кирәк булды. «Мәче фермасы» тукталышында балалар мәче гаиләсе вәкилләре белән таныштылар. Алга таба «Урман аланы» нда чәчәкләр һәм дару үләннәре турындагы табышмакларны чиштеләр. Виртуаль сәяхәтнең соңгы пункты «Яшь табигать сакчылары» тукталышы булды, анда балалар викторинада үзләренең экологик белемнәрен тикшерә алдылар.