«Яңа китаплар — балаларга шатлык»
3 июль Айбаш авыл китапханәсендә балалар өчен китапка сакчыл караш турында «Яңа китаплар — балаларга шатлык» дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Чара барышында китапханәче балаларга китапханәдә төрле документлар: китаплар, газета, журналлар саклануы турында сөйләде. Аларны укучыларга вакытлыча файдалануга бирелүе, китапларга сакчыл карарга, авторларның һәм аларны иҗат иткән кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк булуын аңлатты. Китаплар илнең мәдәниятен саклый, белем һәм тәҗрибәне буыннан-буынга тапшыра. Алар кешегә файдалы һәм кирәкле. Китапларны күбрәк кеше алардан файдалана алсын өчен сакларга кирәк булуын сөйләде. Китапханәче клей, скотч, кәгазь һәм кайчы кебек кул астындагы иң гади чаралар ярдәмендә китапларны «тормышка кайтару» сере белән уртаклашты.