«Нәрсә? Кайда? Кайчан»
24 июнь көнне Айбаш авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы тарихына багышланган «Нәрсә? Кайда? Кайчан» дип исемләнгән викторина уздырылды. Китапханәче республикабыз тарихы, традицияләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, табигате, аның байлыклары, сәнәгать предприятиеләре, Татарстанның хәзерге вакытта ничек үсүе турында сөйләде. Балалар Татарстан Республикасы буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Викторина балаларга белемнәрен арттырырга, кече ватаннары турында кызыклы мәгълүмат тупланмасын тулыландырырга ярдәм итте. Балалар бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, алар булган истәлекле урыннары һәм тагын кайларда булырга теләүләре турында уртаклаштылар.