Сабантуй
Традиция буенча һәр елны июнь башында милли бәйрәм-Сабантуй билгеләп үтелә. Бәйрәмгә бер атна кала авылларда бүләк җыю башлана. Сөлге җыю-татарларда Сабантуй алдыннан үткәрелә торган йола, аны бөтен кеше көтә. Гармун тавышына өйдән хуҗалар чыга һәм Сабантуйга бүләкләр алып чыгалар.
Сабантуй көнендә аланда спорт ярышлары, конкурслар һәм халык уеннары уздырылды, аларда олылар да, балалар да катнаша алды: милли көрәш, капчыклар белән сугышу, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, кул көрәше, милли уеннар һәм башкалар.