Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Үз ягыңны беләсеңме»

  

Кеше-ул табигатьнең бер өлеше. Табигатебезне саклау өчен аның   белән дус-тату яши белергә кирәк.

10 июнь көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Үз ягыңны беләсеңме» - дип исемләнгән  экологик викторина уздырылды. Викторина биш категориядән торды: «Яшел дус», «Урман даруханәсе», «Һава торышы бюросы», «Табигать серләре», «Табигатьне саклау». Балалар аның барлык категорияләрендә дә актив катнаштылар: табышмакларны чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, хайваннар турындагы белемнәре һәм күзәтүләре белән уртаклаштылар, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балаларга төбәк, аның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, кече Ватаныбызның уникаль почмаклары турындагы төрле сорауларга җавап бирергә кирәк булды.