«Пушкинда кунакта»
Александр Пушкин-рус һәм дөнья әдәбияты даһие. Пушкин әсәрләре төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. 9 июнь көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Пушкинда кунакта» дип исемләнгән әдәби сәяхәт уздырылды. Чара башында китапханәче яшь укучыларга бөек рус шагыйре А.С. Пушкин турында сөйләде. Аннары балалар Пушкин әкиятләре буенча онытылмас сәяхәткә чыктылар. Әкият маршруты буенча сәяхәттә катнашучылар яраткан геройлары белән очраштылар. Аларны төрле биремнәр, башваткычлар һәм конкурслар көтә иде.