«Китапка булыш»
Китапханәнең китап фондын саклап калу һәм китапка сак карау максатыннан 31 майда Айбаш авыл китапханәсендә «Китапка булыш» акциясе оештырылды. Теләгән һәркемгә иске, таушалган китапның яңа тышлыгын ясау өчен берничә минут вакытын сарыф итүе соралды. Балалар китапларны ябыштырырга, тегәргә, һәр китап өчен аның гомерен озынайта торган яңа кием «тегәргә» өйрәнделәр. Акция нәтиҗәсендә бик күп китапларның гомере озайтылды. Балалар акцияне уздыруга иҗади якын килделәр, куелган бурычларны уңышлы үтәделәр.