«Менә минем авылым»
Май аеның ахыргы көннәрендә Айбаш авыл китапханәсендә «Менә минем авылым» дип исемләнгән эрудит круиз уздырылды. Балалар безнең торак пунктның тарихы, гореф-гадәтләре, истәлекле урыннары һәм һәйкәлләре белән таныштылар, авылның туристлык урыннары буйлап экскурсиядә катнаштылар, поход өчен туристик маршрутлар төзелде. Очрашу азагында балалар өчен зур булмаган сынау әзерләнде: балалар чиратлашып сорау язылган таҗ яфрагын өзделәр һәм китаплар ярдәмендә аңа җавап таптылар, шуның нәтиҗәсендә күп кенә яңа фактлар белделәр.