«Балачакның матур мизгелләре»
Татар авылларында җәй күңелле Сабантуйлардан башлана. 30 май көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Балачакның матур мизгелләре» исеме астында балалар Сабантуе уздырылды. Сабантуй вакытында бәйрәм кәефе тудырып музыка яңгырап торды, кызыклы уен программасы әзерләнде. Төрле халык уеннары - күзләрне бәйләп әйбер кисү, чүлмәк вату, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү оештырылды. Балалар Сабантуе күңелле һәм эчтәлекле узды. Бер генә бала да призсыз калмады. Иң мөһиме, балалар милли гореф-гадәтләр һәм йолалар белән таныштылар.