«Тәмәке тарту - сәламәтлеккә зыян китерү»
31 майда ел саен Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелә.
Шул уңайдан 30 май көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Тәмәке тарту - сәламәтлеккә зыян китерү» исеме астында ФАП фельдшеры белән берлектә яшүсмерләр өчен мәгълүмат сәгате уздырылды.
Китапханәче катнашучыларга тәмәке тартуның хәзерге вакытта барлык зарарлы гадәтләрдән иң киң таралганы булуы турында сөйләде. Никотин - иң куркыныч агуларның берсе, ул тәмәке тартучының үзенә генә түгел, ә аның тирәсендәге кешеләргә дә зыян китерә, алар пассив тәмәке тартучылар булалар. Китапханәдә шулай ук тәмәке тартуның нәтиҗәләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк күргәзмә оештырылды.